Ике «Нива» автомобиле, бер УАЗ һәм МТЗ тракторыннан ачкычлар «Биләр урман хуҗалыгы» хезмәткәрләренә тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларына барлыгы 112 автомобиль бүлеп бирде.
Биләр урманчылыгының җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин сөйләвенчә, бу техника урманнарны патрульләгәндә һәм янгыннарны сүндергәндә кулланылачак.
«Җиңел автомобильләр безнең урманчыларга тапшырылачак, алар үз территорияләрен йөреп чыга алсыннар өчен. Бу машиналарны без бик вакытында алдык, чөнки хәзер урман янгыннарына каршы көрәшнең катлаулы чоры башлана. Эсселек аркасында урманнарыбыз яну куркынычы бик зур. Моны булдырмас өчен, 15 июльдән Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турындагы күрсәтмәсе гамәлдә. Бу кичектергесез чаралар урманнарда янгын куркынычының 4 нче классы билгеләнгәнгә күрә күрелгән. Газета аша район халкына урманнарга йөрүдән тыелып тору үтенече белән мөрәҗәгать итәм. Күрше Ульяновск өлкәсендә бер тәүлек эчендә өч янгын булган, анда 380 гектар урман, Башкортстанда 40 гектар урман янган. Без янгынга каршы режимның үтәлешен контрольдә тотачакбыз, шул исәптән яңа машиналарда да. Бүгенге көндә без Урман патруле техникасы белән тулысынча тәэмин ителгән», - ди Рамил Нуруллин.
МТЗ тракторы «Биләр урман хуҗалыгы» директоры Александр Рузановка тапшырылды. Бу техника сабан һәм чүмеч белән җиһазландырылган. Трактор шулай ук урман янганда да катнашачак: сабан ярдәмендә утны саклаучы буразналар сөреләчәк, ә чүмеч ярдәмендә ут җир белән сүндереләчәк. Моннан тыш, бу трактор үсентеләр утыртканда һәм урманны торгызганда кулланылачак.
Бу техника урманнарны саклау буенча төбәк программасы кысаларында бүлеп бирелгән һәм «Экология» илкүләм проектына керә.