Алексеевск районында борчак чабуга старт бирелде. "Алексеевск" халык предприятиесе механизаторлары беренче булып бөртекле-кузаклы культуралар җыюга чыктылар. Бу культураны Коры Көрнәледән ерак түгел "МакДон" үзйөрешле 4 чапкыч чаба.
- Беренче көнне 200 гектарны чабарга планлаштырабыз, - дип сөйләде предприятиенең агрономы Илдар Бадыгин.
