Бүген Урманасты Шонталысы авылында район башлыгы Сергей Демидовның чираттагы атналык гражданнарны кабул итүе булды. Урманасты Шонталысында һәм Арбузов Баран авылында яшәүчеләр үзләренең үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Сүз авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, эчәр су белән тәэмин итү, шулай ук ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм күрсәтү турында барды.
Һәр мәсьәлә буенча җентекле аңлатмалар бирелде, үтенечләр эшкә алынды.
Гражданнарны кабул итү алдыннан район үзәгендә яшәүчеләрне кабул итү булды. Ә ерактагы җирлекләрдән авыл кешеләре муниципалитет башлыгына zoom-конференция форматында сораулар бирә алдылар.
Эш сәфәре барышында район башлыгы социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында булды.