Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында карарлар алу мөмкинлеген гамәлгә ашыру алгоритмы
2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Гамәлдәге кануннар (РФ КоАП 29.11 маддәсенең 2 нче өлеше) нигезендә административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе заказлы почта аша чыгарылган көннән соң өч көн эчендә җибәрелә.
2014 елның октябрендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына (РФ КоАП 28.6 маддәсенең 3 нче өлеше) үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә карар нөсхәләре затка, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын кулланып, электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин, мондый затны идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәү һәм мондый затның ризалыгы булу шарты белән.
Яңа сервисны 2019 елның августыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында автомобиль хуҗалары файдалана ала.
Ә хезмәтне рәсмиләштерү 2 минуттан да артык түгел, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында мәгълүматлар булганда (ЕСИА).
ЕСИА - ул Россия Федерациясендә дәүләт мәгълүмат системаларындагы мәгълүматка санкцияләнгән керү мөмкинлеген тәэмин итә торган мәгълүмати система. ЕСИАны шартлы рәвештә "электрон паспорт" дип атарга мөмкин, аның ярдәмендә РФ Дәүләт хезмәтләре кебек сайтларда авторизация бара.
ЕСИАның стандарт хисап язмасын теркәү 2 төрле ысул белән мөмкин:
Беренчесе. Граждан үзе йорттан чыкмыйча гына, gosuslugi.ru сайтында теркәлә, яки карарларны электрон рәвештә алу хезмәтләрен рәсмиләштергәндә, аның ЕСИА булмаса, система автомат рәвештә аны төзергә тәкъдим итәчәк һәм алга таба логин һәм пароль уйлап табарга, шулай ук зур булмаган анкетаны тутырырга кирәк булачак.
Икенче ысул. Граждан республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә, шәһәр тибындагы поселогына мөрәҗәгать итә. Алексеевск штб., Совет мәйданы, 2 й.
Ике очракта да бары тик паспорт һәм СНИЛС кына кирәк булачак.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен электрон рәвештә бозган өчен штрафлар турындагы карарларны алу өчен, ЕСИА стандарт язмасын кулланып, «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталына язылу да җитә.
Транспорт чаралары милекчеләре өчен уңайлылык түбәндәгедән гыйбарәт:
- шәхси вакытны экономияләү һәм карар күчермәсен алу өчен элемтә почта бүлегенә барырга кирәк булмау;
- хокук бозу турында төгәл мәгълүмат алу;
- карар чыгарылган көнне кабул итү;
- ташламалы чорда штрафка түләү мөмкинлеге.
Шулай итеп, электрон рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның автоматлаштырылган фото- һәм видеофиксациясе комплексларыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп чыгарылган штрафлар турында карарлар гына алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында бу түбәндәгечә күренә:
1. Имза кую һәм административ хокук бозулар турында электрон карар алу өчен Сезгә ТР дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/
2 ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ЮХИДИ штрафлары турындагы карарларны алу өчен язылуны рәсмиләштерү бүлегенә табу һәм күчерү (кызыл рамка белән бүлеп бирелгән)
3 ЕСИА аша авторизацияләнергә
4 заявка формасын тутырырга