Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Көн саен сез транспортның өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итәсез, һәлакәтне киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез, юлда бәлагә тарыганнарга ярдәмгә беренче булып сез киләсез.
Көндез дә, төнлә дә авыр хезмәт куеп, батырлык, фидакарьлек, һөнәри осталык күрсәтеп, район урамнарында тәртип һәм иминлек тәэмин итү өчен барлык көчегезне куясыз.
Яшь инспекторлар өчен чын үрнәк булып торучы, аларга үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшыручы ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сез үзегезнең иң яхшы тормыш елларыгызны, белемегезне, көчегезне, күнекмәләрегезне һәм тәҗрибәгезне намуслы һәм мөһим эшкә - район юлларында авария хәленә каршы көрәшкә багышладыгыз.
Бу бәйрәм көнендә барлык шәхси составка авыр хезмәттә уңышлар, нык сәламәтлек һәм шәхси иминлек, хезмәттәшләрегезне һәм район халкын хөрмәт итү, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү бурычларын хәл итүдә уңышлар телим.
Бәйрәм белән!
Район башлыгы С.А. Демидов