Хөрмәтле районның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез Халыкара кооперативлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Безнең районда кулланучылар кооперациясе, зур һәм катлаулы юл үтеп, бөтенлеген, үзенчәлеген саклап калган һәм элеккечә үк зур потенциалга ия.
Кооператив хәрәкәт халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итүдә, район икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыруда үзенең әһәмиятен һәм кирәклеген раслады.
Ышанам ки, зирәк остазлар яшьләргә үзләренең бәһасез тәҗрибәләрен, бай тарихы булган Алексеевск районы кулланучылар кооперациясе, кулланучылар базарында үз сатып алучыларына сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең заманча ысулларын кулланып, күркәм традицияләрне дәвам итсен өчен тапшыра алачак.
Алексеевск районы кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләрен, пайчыларны, тармак ветераннарын котлыйм. Ныклы сәламәтлек, кооператив хәрәкәтен үстерүгә һәм авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән планнарны гамәлгә ашыруда уңышлар телим!
Район башлыгы С.А. Демидов