Бүген Алексеевскида “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән истәлекле китаплар тапшыру тантанасы булды.

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген Алексеевскида "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" дигән истәлекле китаплар тапшыру тантанасы булды. Акция Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Китапта татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешләре турында сөйли торган уникаль тарихи материал тупланган. "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945" архив документлары, плакатлар, афишалар, фотосурәтләр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары җыелган. Әмма ветераннарның истәлекләре энҗе булып тора.
Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөньяга чыкты. Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архив эше буенча "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУ белән берлектә әлеге уникаль китапларны муниципалитетларның мәктәпләренә һәм китапханәләренә тапшыра.
"Бу китап киштәдә тузан тузан җыеп ятмас, ә укытучыларның да, үсеп килүче буынның да өстәленә әверелер дип ышанам. Чөнки ул яшьләрне тәрбияләүнең үзенчәлекле коралы булып тора. Чөнки алдагы буыннар тәҗрибәсеннән дә, күрсәткечлерәк һәм мөһимрәк әйбер юк", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров. "Бу китап-Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасының тыл тарихына юл күрсәткече. Республиканың тыл төбәге булуына карамастан, биредә дә сугышчан көрәш алып барылмаса да, күпмилләтле халкыбыз Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйды. Татарстанда туып-үскән кешеләр, кыюлык һәм батырлык галәмәтләре күрсәтеп, барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнаштылар. Тылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар фронт заказларын үтәп, көн-төн хезмәт вахтасында тордылар. Татарстан халкының "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" ,- дип сөйләде "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУ күргәзмә һәм публикаторлык эшчәнлеге бүлеге башлыгы Гүзәл Фаезова. Китаплар район мәктәпләре директорларына һәм китапханәчеләргә тантаналы төстә тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International