Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары көн саен дезинфекцияләнәчәк. Дезинфекция 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак. Эшкәртүдә Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте белгечләре катнаша. Исегезгә төшерәбез, кичә бөтен ил буенча Конституциягә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү өчен участоклар ачылды.