Узган җомгада район медиклары котлаулар кабул итте

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүгенге чынбарлыкта алар-һәркемнең сәламәтлеге һәм иминлеге сагында торучы чын геройлар. Медицина хезмәткәре көне алдыннан котлауларны табиблар кабул итә. Район башлыгы Сергей Демидов ак халатлы кешеләргә рәхмәт белдерде: "Барлык алексеевскилылар һәм шәхсән үз исемемнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Көндәлек хезмәтегез, тырыш хезмәтегез һәм сайлаган һөнәрегезгә мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Иң зур рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек саклау ветераннарына мөрәҗәгать итәм, аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яңа буыннар хөрмәтлиләр һәм дәвам итәләр. Хөрмәтле табиблар, сезгә иминлек һәм озын гомер телим!"
Район медхезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре "Эдем" җитәкчесе Гөлнур Сафина тарафыннан да яңгырады. Бәйрәм өстәленә әлеге предприятие хезмәткәрләре татлы десертлар бүләк итте. Коллегаларына РҮХнең баш табибы Илнар Вилданов рәхмәт белдерде. Шуннан соң районның медицина хезмәткәрләренә тармак бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International