Синең кешеләрең, район

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

6 июньдә тыл хезмәтчәне Свистунова Елена Леонтьевнага 90 яшь тулды.
Елена Леонтьевнага Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидовның котлау открыткасы тапшырылды.
Елена Леонтьевна Алексеевск районының Зур Кызыл Яр авылында туа. Сугыш вакытында 12 яшеннән «Привет Сталину» колхозында эшли, терлек өчен печән әзерли, юллар ремонтлый: носилка белән бут ташып, икмәк урганнар. Сугыштан соң сугыш ветеранына кияүгә чыга һәм шул ук колхозда дуңгыз караучы булып эшләвен дәвам итә. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзер 5 оныгы, 10 оныкчыгы һәм оныгының 4 баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International