Алексеевскида Җәмигъ мәйданын реконструкцияләү башланды.
Чираттагы парклар зонасының икенче чиратын төзү кысаларында Җәмигъ мәйданында асфальтны алдылар һәм территорияне планлаштыруга керештеләр. Проект нигезендә биредә яшел үсентеләр, эскәмияләр, фонтаннар, сәүдә киосклары барлыкка киләчәк. Шулай ук мәйдан ахырында массакүләм чаралар уздыру өчен зур сәхнә булачак. Эшләрне җәй ахырына төгәлләү планлаштырыла. Киләчәктә Җиңү паркы һәм Җәмигъ мәйданы бер зур җәяүле ял зонасына тоташтырылачак.