Алексеевск районында район башлыгының гражданнарны кабул итүләре дәвам итә. Бүген Сергей Демидов Зур Тигәнәле һәм Әшнәк халкы белән очрашты. Авыл кешеләренең мөрәҗәгатьләре авыл территориясен төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә, эшкә урнашуга һәм матди ярдәм күрсәтүгә кагылды.
Сәфәр кысаларында район башлыгы Зур Тигәнәле мәктәбе төзелешенең барышы белән танышты. Яңа уку учреждениесе, мәктәпкәчә төркемне дә кертеп, 80 балага исәпләнгән. Объектны агымдагы ел ахырына тапшыру планлаштырыла.