Социаль яклау: бу һөнәрдә очраклы кешеләр юк

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Иң битараф булмаган һөнәр ияләрен район башлыгы Сергей Демидов тәбрикләде: «Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм! Социаль хезмәткәр - иң катлаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул югары квалификация, тирән белемнәр, характерның аерым бер халәте, сайлаган юлына тугрылык таләп итә. Социаль хезмәт - ул эш түгел, бу бурыч; анда карьера омтылышлары урыны юк, ә кешеләргә ярдәм итү омтылышы гына бар. Бу көнне һәрбер социаль хезмәткәргә Алексеевск районы халкы өчен көндәлек авыр хезмәт өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»

Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында гуманлы һөнәр ияләренең лаеклы вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Чара башлануын көтеп, хатын – кызлар үз тәрбияләнүчеләреннән - «Кайгырту» приютыннан сәламнәр видеосын карады, алар ремонт белән бәйле рәвештә Түбән Кама шәһәре приютына күченделәр. «Котлаулар бүген иртәнге 6дан килә, - дип уртаклаша Марина Солдатова, «Кайгырту» директоры, - балалар шигырьләр укыдылар һәм котлауларның тәэсирле юлларын яздылар. Ремонтланган бүлмәләрнең фотосурәтләрен җибәрүләрен сорыйлар, тәрбиячеләрне сагынуын әйтәләр, тизрәк монда әйләнеп кайтырга телиләр».

Җыелучыларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова котлады: «Сезнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк. Социаль хезмәткәр хезмәтенең мөһимлеген сүз белән әйтеп булмый. Бүген мин сезгә күпкырлы, көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә иминлек, гармония һәм бәхет телим».

«Сез бөтен кешенең гомере буена кирәк - сабыйга да, өлкәннәргә дә. Кайвакыт, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү өчен, сез рухи һәм физик көчләрне кайдан алуыгызга гаҗәпләнәсең. Тормышта шушы өлкәне сайлавыгыз өчен рәхмәт. Сез - юристлар да, психологлар да, тәрбиячеләр дә. Аллаһы сезгә сәламәтлек һәм иминлек бирсен», - дип котлады социаль хезмәткәрләрне башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров.

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина да: «Безнең һөнәр - иң кешелеклеләрдән берсе. Безгә югары җаваплылык йөкләнгән - әхлакый һәм матди ярдәм таләп ителүче тормыш мәшәкатьләрен мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаучылар турында кайгыртырга. Болар - өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр.

Мин сезгә битараф булмаганыгыз һәм кешеләр язмышында катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Күңелегез белән ташыган игелекне югалтмавыгызны телим. Бәйрәм белән, кадерле коллегалар!»

 

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Кайгырту» социаль приюты хезмәткәрләре: Давыдова Ольга Николаевна, хезмәт буенча инструктор; Дәүләтшина Наилә Ильяс кызы, тәрбияче; Гыйльманова Татьяна Анатольевна, шәфкать туташы; Зверева Елена Геннадьевна, тәрбиячесе бүләкләнде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән: Поповнина Любовь Андреевна, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече; Егорова Наталья Александровна, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре; Карамзина Ольга Валентиновна, «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе; Корнева Наталья Олеговна, «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе; Анисимова Марина Александровна, «Кайгырту» приюты тәрбиячесе. Смелова Наталия Александровна, «Кайгырту» приютының социаль педагогы; Рогожкина Ираида Мирьевна, «Кайгырту» приютының хезмәт бүлмәләрен җыештыручы.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Кайгырту» приюты хезмәткәрләре: Борисова Екатерина Сергеевна, пешекче; Сафонова Елена Алексеевна, юрисконсульт; Петрова Татьяна Сергеевна, социаль эш буенча белгеч; Королева Наталья Вячеславовна, тәрбияче; Балта остасы Алексей Михайлович Толпегин; Гайсин Рафаэль Рифович, табиб-педиатр бүләкләнде.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты дәүләт казна учреждениесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Белякова Ирина Сергеевна, икътисадчы; Галеева Гөлчәчәк Рафаил кызы, пешекче; Конова Наталья Евгеньевна, педагог-психолог; Лесагина Юлия Александровна, тәрбияче ярдәмчесе; Меркулова Ольга Алексеевна, бухгалтер; Чунина Ольга Юрьевна, ярдәмче хезмәткәр.

Алексеевск муниципаль районы социаль яклау бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Богомолова Елена Геннадьевна, «Кайгырту» социаль приюты баш хисапчысы; Якупова Венера Тәлгать кызы, «Кайгырту» социаль приюты тәрбиячесе; Богомолова Татьяна Владимировна, «Кайгырту»социаль приюты тәрбиячесе ярдәмчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International