Бер конкурска йомгак ясадык һәм икенчесен игълан итәбез

2020 елның 5 июне, җомга

Газета редакциясе язылучыларга призлар һәм бүләкләр тапшырдылар һәм чираттагы конкурс шартлары турында сөйләделәр.

«Заря»/«Таң» газетасы редакциясе язылу өчен бүләкләр тапшырды. Румия Әсфәндиярова аның җиңүчесе булды.

Ул хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Мин көтмәгән дә идем һәм соңгысына кадәр супер-бүләкне отуыма ышанмадым! Бу бик күңелле. Мультиварка һәрвакыт хуҗабикәгә кирәк булачак. Бүләк өчен рәхмәт! Мин һәрвакыт район газетасын алдырам, ә бу яртыеллыкта моны эшләү аеруча күңелле булды».

Выборнова Надежда конкурсның призеры булды. «Заря»/«Таң» газетасының баш мөхәррире Ирина Монина Надеждага бүләкне - үлчәү тапшырды. «Мин «Заря»га/«Таң»га язылмыйча торганым булмады. Бүләкләр уйнату турында белдем һәм катнашырга булдым. Бүләк өчен рәхмәт!»,- дип уртаклашты безнең әбүнәчебез.

Термопот Айгөл Сәйфетдиновага эләкте. Исегезгә төшерәбез, редакциябез кыйммәтле бүләкләрне уйнатуны дәвам итә. Икенче шундый акция инде 29 июньдә узачак. Уйнатуларда 11-28 июньдә язылган газета квитанцияләре катнашачак. Уңышлар телибез!

Реклама

***

Дуслар, газета редакциясе язылу өчен яңа бүләкләр уйнатуны игълан итәргә ашыга! Өч кыйммәтле призны уйнатуда катнашу өчен 10-26 июнь көннәрендә район газетасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен «Таң»ның электрон адресына (яки директка) җибәрергә кирәк. Бу юлы үлчәү стаканы, күп функцияле блендер һәм суперприз - пылесос уйнатылачак! Бүләкләр 29 июньдә уйнатыла. Ә әлегә исегезгә төшерәбез, 1 июньнән 10 июньгә кадәр ташламалы язылу ункөнлеге уза, район газетасына 659 сумлык ташлама белән язылып була. 

***

"«Таң»ның беренче битен яса конкурсында катнашкан өчен Камилла Степанова да үз бүләген алды. Район газетасын әбием алдыра. Беренче биттә минем рәсемне күргәч, ул бик сөенде. Хәзер, мөгаен, бу газета санын саклар", - дип сөйләде Камилла. Камилла конкурсның спонсорыннан бүләк - «Бейбики» кибете (*реклама 0+) - уенчыклар яки иҗат өчен җыелмалар алу өчен сертификат алды. Бүләкләү өчен без шулай ук ярыш призерлары Екатерина Токарев һәм Ясминә Кадыйрованы да көтәбез. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International