Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2020 елның 5 июнендә экологик законнарны бозу фактлары турында хәбәрләр кабул итү өчен "кайнар линия" оештырылды. 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һәм Россия экологы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Идел буе бассейнының 15 күзәтү астындагы субъекты территориясендә экологик законнарны бозу фактлары турында хәбәрләр кабул итү өчен «кйнар линия» оештырылды.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр түбәндәге телефон буенча кабул ителә:
- Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы: 8-910-937-34-93;
- Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы: 8-917-296-32-98;
Мөрәҗәгатьләр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы компетенциясенә кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча кабул ителә.
Хәбәрне электрон рәвештә vmpp2014@mail.ru почтасы аша җибәрергә мөмкин.
Әлеге мәгълүмат тикшерүләр оештыру һәм прокурор реакциясе чараларын кабул итү өчен сәбәп булачак.