Срогы чыккан паспортларның гамәлдә булу вакыты озайтылды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Алексеевск районының Миграция пункты хәбәр итә: РФ Президентының 18 апрельдәге 275 номерлы Указы нигезендә, гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр чыккан РФ гражданнарының паспортлары гамәлдә дип табылды. Пункт башлыгы Светлана Скворцова хәбәр итүенчә, әлеге Указның гамәлгә керүенә карамастан, паспортны хәзер дә алырга яки алыштырырга була. Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең миграция пункты дәүләт хезмәтләре күрсәтә һәм штат режимында эшли.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында әйләнә-тирәдәгеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре белән элемтәне киметү максатларында гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өстенлекләреннән файдалану яхшырак.

Дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/) гариза бирергә мөмкин:

- РФ гражданы паспортын бирү һәм алмаштыруга;

- 5 елга чит ил паспортын рәсмиләштерүгә һәм бирүгә;

- 10 елга чит ил паспортын (электрон саклагычлар) рәсмиләштерүгә һәм бирүгә;

- булу урыны һәм яшәү урыны буенча РФ гражданнарын теркәү исәбенә кую һәм исәпкә алудан төшерү турында;

- адреслы-белешмә мәгълүматы алуга;

- Россия Федерациясенә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны кертүгә чакыруларны рәсмиләштерүгә һәм бирүгә.

Миграция өлкәсендә башка хезмәтләр алу өчен кабул итүгә (8843-41) 2-31-46 телефоны буенча яки шулай ук ЕПГУ аша шәхси керүне сайлап язылырга мөмкин. Алдан язылу гражданнарга үз вакытын янга калдырырга һәм чиратлар барлыкка килүне кисәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International