ЮХИДИ штрафлары турында

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләтүләр турында оператив мәгълүмат алу өчен электрон почта белән файдаланырга мөмкин.

«Әлеге хезмәтләрне тоташтыру өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 й. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның фото һәм видеофиксациясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү, тел.8843-5-333-800. Шулай ук граждан паспортының һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның күчермәләрен бирергә кирәк. Әлеге хезмәт турында мәгълүмат һәм гаризалар бланклары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе битендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында урнаштырылган gibdd.tatarstan.ru «Машина йөртүчегә ярдәм» өстәмә битендә. Шулай ук Алексеевск районының ЮХИДИ бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Алексеевск штб., Чистай ур., 14 й., тел.: 2-62-68, 2-61-89, 2-60-86.

Административ хокук бозулар өчен штрафларны банк терминалларында түләргә мөмкин», - дип сөйләде ЮХИДИ башлыгы Илфат Җаббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International