Алексеевскилылар тормышында күңелле вакыйгалар

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Халык төрле сәбәпләр буенча котлаулар кабул итә. Авыл кешеләренә ярдәм итү дәвам итә.

 

Изге Рамазан аеның соңгы 10 көне дә җитте. Мөэминнәр бу көннәрдә изге эшләр аеруча мөһим булуын беләләр. Бу атнада районның дүрт эре предприятиесе җитәкчеләре Ф.В. Вәлиев, Р. Ф. Вәлиев, Г. Т. Сафина, И. И. Зәйдаров 240 кеше өчен ифтар-җыелмалар җыйды. Азык-төлек җыелмалары шулай ук авыл мөхтәсибәтләренә дә җибәрелде. Җыелмалар, нигездә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бирелде. Аллаһы Тәгалә тырышлыгыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул итсен!

20 май көнне Түбән Тигәнәле авылында яшәүче тыл ветераны Бибинар Шәмсевәли кызы Сөниевага 97 яшь тула.

Ул күп балалы хезмәт гаиләсендә үскән. Аның балалар һәм яшүсмерләр еллары сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорга туры килә.  Тылдагы хезмәте өчен ул «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, нәкъ менә 6 мартта аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медале тапшырылды.   

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Бу көнне Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре районның спорт династияләрен хөрмәтләделәр. Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар спорт сөюче Гайсиннар, Сөләймановлар, Сергеевлар, Ризвановлар, Артемьевлар һәм Кузьминнар гаиләләренә тапшырылды.

Бу алексеевскилылар гаилә кыйммәтләрен ныгытуның ачык мисалы, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары булып торалар. Аларның тәҗрибәсен спортчыларның яшь буыны үзләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International