Паркка барырга мөмкин, спорт мәйданчыгына - ярамый

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Паркка барырга мөмкин, спорт мәйданчыгына - ярамый

18 майдан Татарстанда музейлар һәм китапханәләр эшли башлады. Экскурсияләрне аерым яки төркемнәрдә биш кешедән дә артмаган килеш үткәрергә рөхсәт ителә. Моннан тыш, Татарстанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшли башлады, шәхси тренер белән генә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин, дигән сүз. Татарстанлылар ачык һавада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә ала, шул ук вакытта бер үк вакытта ике кешедән дә артык түгел, ә алар арасында булган ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш. Паркларда, скверларда, күпфатирлы йортлар ишегалларында урнашкан балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү тыела. Исегезгә төшерәбез, 12 майдан Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы йомшарды, әмма җәмәгать урыннарында битлек, перчаткалар киеп йөрү һәм социаль дистанцияне үтәү каралган. Бу таләпләрнең үтәлешен Алексеевскида инициатив төркемнәр күзәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International