Ямкинодан мастер. Анатолий Кузьмичев үз куллары белән агачтан һәм кул астындагы материаллардан сыннар ясый.

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Безнең районга якын гына булмаган Ямкино авылы бар. Мөгаен, сезнең арагыздан бик азыгызның, кадерле укучыларыбыз, анда булганы бардыр. Кайчандыр чәчәк атучы авыл 2000 кешелек булса, (сугышка кадәрге елларда ук) хәзер - биш йортлы гына. Биредә Кузьмичевлар гаиләсе яши, аларның тамырлары сугыш чоры тарихына нык үрелгән. Шундый нык ки, авыл халкы урман тынлыгын, андагы иркенлекне парклар һәм шау-шулы проспектлар булган шәһәргә алыштырырга әзер түгел.

Анатолий һәм Евгения Кузьмичева тумышы белән шушы авылдан. Әмма язмыш кушуы белән күп еллар Суздаль шәһәрендә яшәгәннәр. Ун ел элек ата-аналар йортына кайткач, аны торгызалар, торак өчен яраклы гына түгел, ә иркен, уңайлы итәләр. Анатолий Федоровичның иҗади башлангычы кулларына тынычлык бирми. Шунлыктан выл йортының ишегалды әкият фигуралар һәм сыннар белән чуарланган: монда китлар да, тюлень дә, ояда ләкләк тә бар. Ә тагын күзне рус миче (әлегә кадәр гамәлдәге) һәм йортның алгы өлешендә уеп ясалган картиналар күзне шатландыра. Авылга кергәнче үк, Кузмичевларның йорты әллә каян күренеп тора.

Белгечлеге буенча агроном булган Анатолий Фёдорович, лаеклы ялга чыгу белән, үзенең иҗади башлангычына ирек куя. Элек ул йорт өчен кирәк-яраклар ясаган булса, хәзер инде авыл кунакларының күзләрен җәлеп итүче чын зурлыкта булган гигант сыннар белән шатландыра.

Останың хатыны Евгения Николаевна барысы да нәрсәдән башлануын сөйләде.

Ул миңа: «Сиңа нәрсә бүләк итим? Син рәсемен яса. Ә мин аны агачтан ясармын», - диде. Мин озын буйлы мәһабәт, таҗ тоткан бер хатынны рәсемгә төшердем. Ул әлеге сынны пәке белән агачтан кисеп ясады. Һәм миңа бүләк итте. Тагын бер бүләк йортның фасадында мәңгеләштерелгән: биш ак нимфей (кувшинка) тәрәзәләрне бизи. Мондый чәчәкләр бәйләмен Анатолий Фёдорович булачак хатынына 18 яшькә бүләк итә, ә еллар узгач аларны агачтан мәңгеләштерә.

Теләсә нинди агач уеп ясар өчен туры килми. «Сыннар төрле агачлардан, - дип бүлешә хуҗа, - нигездә, бу эре ботаклар. Урман буйлап барган чакларым да була, тал ботагын күрәм, трактор яллыйм, өйгә алып кайтарттырам. Соңыннан гына образлар уйга килә: бу ботак жирафка охшаган, ә бу китап китка охшаган... Иң гади коралларны: балта, пычкы, өтергене кулланып ясыйм».

Ямкино остасы үз талантын кулланып акча эшләүдән баш тарта. «Заказлар өчен алынмыйм, тәкъдимнәр дә аз түгел. Мин эшләгән бөтен нәрсәне шушы авыл өчен эшлим. Монда калырга тиеш» - дип белдерә ул. Бәхәсләшеп булмый. Кырыс.

Шунда ук, элекке хуҗалары ташлап киткән һәм бушап калган йортларның уртасында гыйбадәтханә барлыкка килгән. Кузмичевлар сүзләренә караганда, ул битараф булмаган кешеләр: авыл кешеләре, Анатолий Федоровичның дусты һәм, әлбәттә, үзенең көче белән төзелгән. Силикат кирпечтән корылган ныклы корылма бик тиз торгызылды. Өч көн эчендә. Күңел сөенә. Кузьмичевларның туган авылына булган ихлас мөнәсәбәте һәм катнашуы әкияти ишегалдында гына түгел, бәлки бөтен тирә-якта ипләп чапкан үләндә дә күренә: монда чүп үләннәре түгел, дала миндале һәм каштаннары чәчәк ата, аларны Анатолий Фёдорович карап үстергән.

Бәхетле бабай һәм әбинең сигез оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Җәй көне, тиешенчә, алар авылның болыннарына, урманнарына һәм озын Актай елгасы киңлекләренә кунакка йөриләр. Еллар узгач алар монда кайтырлармы? Кем белә... Әмма бу балаларның балачагы Женя әби белән тылсымчы Толя бабасы аркасында да иң бәхетлесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International