Үсеш курсы: кадрлар, грантлар һәм фермерларга ярдәм

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

14 майда Алексеевск районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.

Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә министр кырларны карап чыкты, чәчүнең оештырылуын бәяләде, шулай ук кайбер хуҗалыкларны һәм терлекчелек комплексларын карады.
Маршрутның беренче ноктасы «Төньяк» ВЗП кыры булды, анда кукуруз чәчәләр. Марат Җәббаров предприятие вәкилләре белән аралашканда, басуларда эшләү өчен яшь кадрларны җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Биредә ул хуҗалык алдынгыларының берсе Альфир Әхмәтвәлиевны бүләкләде.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Козин белән очрашып, Марат Җәббаров үсемлекчелекнең торышы һәм гомумән эш процессын оештыру белән кызыксынды.
«Чәчүне 27 апрельдә төгәлләдек. Бездә шытымнар тигез. Ике атнадан басуларны чүп үләннәреннән эшкәртергә, ә моңа кадәр ашлама белән тукландырырга планлаштырабыз. Шулай ук быел без көнбагышның берничә сортын чәчтек. Ел нәтиҗәләре буенча кайсы гибридның рентабельле булуын карыйбыз, шуны киләчәктә дә утыртачакбыз», - дип сөйләде фермер.
«Алга» колхозында министр 800 баш савым сыерына исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын карады. Биредә сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга курс алынган.
Моннан тыш, министр «Алексеевск НП» терлекчелек комплексында булды, «Көньяк» ВЗП һәм «Родина» колхозының көзге бодай басуларын карады. Шунда ук Алексеевск фермерлары һәм товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илнур Хәйбуллин социаль ипинең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Ә Кадрия Лотфуллина «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашу нияте турында сөйләде. «Эдем» предприятиесендә делегация җитештерү куәтләре белән танышты, шулай ук «Оазис» кибетендә булды, анда товар җитештерүчеләр продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.
Районга визит кысаларында министр чәчүдә алдынгы механизаторларга акчалата сертификатлар тапшырды. Болар - Виктор Иванов («Восток-Зернопродукт»), Әнәс Мөхәммәтҗанов («Алга» колхозы), Илнур Шәфигуллин («Родина» колхозы), Илшат Гыймадиев («Биләр» ВЗП) һәм Николай Иванов («Родина» колхозы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International