Алексеевскилыларга авыл хуҗалыгын үстерүгә 15 миллион сум бирәчәкләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Районның дүрт кешесе проектлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Агростартап» конкурсында җиңүче булды. Алар турында без 24 апрельдә язылган номерда яздык. Исегезгә төшерәбез, Алексей Козин һәм Светлана Хаматвәлиева бөртеклеләрне үстерү юнәлешендә эшлиләр. Хәзер алар тормышка ашыру өчен өчәр миллион грант акчасы алачак. Ольга Перованың бәясе 4 млн. сум булган проекты умартачылыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Лебяжье авылында заманча сөт фермасы төзегән Олег Пузырев 5 миллион сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International