Грантлар һәм премияләр: район аграрийларының лаеклы бүләкләре

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Чәчү эшләре кызганнан-кыза бара. Кырларда йөздән артык авыл хуҗалыгы техникасы эшли.

Район башлыгы Сергей Демидов чәчү алдынгыларын бүләкләде.

Акчалата премияләрне бөртекле һәм техник культураларны тырмалауда һәм чәчүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторлар алды.

Ринат Ситдыйков, Илдар Чапчаков («Алга» колхозы), Илнур Шәфигуллин («Родина» колхозы), Владимир Фунтиков («Северное Алексеевское»ВЗП) 1000, 1500 һәм 2000 сумлык сертификатлар алдылар. Бу механизаторлар тырмалауда югары күрсәткечләр өчен бүләкләнде.

Акчалата сертификатларны бөртекле һәм техник культуралар чәчүдә эшләүче механизаторлар да алды.

Узган атна нәтиҗәләре буенча «ВЗП Биләр»дән Михаил Клементьев иң яхшыларның берсе булды, ул 620 гектар бөртек чәчте. Шулай ук техник культуралар һәм кукуруз чәчүдә катнашкан шушы ук предприятие хезмәткәрләре – Евгений Мясников (205 га) һәм Николай Кузнецов (200 га) бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International