Ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлары ветераннарны Җиңү көне белән котлады.

Волонтерлар белән бергә алар сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарның тол хатыннарына Алексеевск районы администрациясеннән азык-төлек пакетлары алып килделәр. Депутатлар өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Президенты һәм муниципалитет башлыгыннан исемле котлау открыткалары, шулай ук Җиңү җырлары һәм сугыш турындагы китаплар белән дисклар тапшырдылар. Шундый ук бүләкләрне ветераннарга авыл җирлекләре җитәкчеләре дә тапшырды. Котлауларны 276 кеше алды.

Моннан тыш, «Сезгә, туганнарга» республика акциясе кысаларында сугышта катнашкан ун кеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан азык-төлек җыелмалары алды.

Шундый җыелмаларның берсен Анатолий Сергеевич Мухин алды. 9 майда аны спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров һәм волонтер Ирина Степанова тапшырды.

«Кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бәйрәм алдыннан безне онытмауларына мин бик шатмын. Барыгызны да Җиңү көне белән котлыйм!» - диде ветеран.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International