Район башлыгы Сергей Демидов Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның башка дәүләтләрдә яшәүче студентларга хәйрия ярдәме күрсәтү турындагы үтенечен җиткерде.
Хәзер егетләр Универсиада авылында яши һәм үз-үзләрен изоляцияләү режимы белән өйләренә китә алмый. Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте автолавкасы белән аларга азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар китереләчәк.
«Бүген без чираттагы азык-төлек җыелмасын алдык, моңа бик шат идек. Бу безне үзизоляция вакытында тәэмин иткән өченче комплект! Бер кешегә исәпләнгән пакетта макарон, консерва (сыер ите, чөгендер), печенье, чәй һәм кетчуп/майонез бар, - дип уртаклашты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3 курс студенты Анжелика Хәлилова (Үзбәкстан). Университетның ярдәмен тою бик күңелле. Сине бәладә калдырмауларын беләсең!»