Бүген Алексеевскның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Александра Андреевна Малафеева исемен бирү тантанасы булды. «Александра Андреевна – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Ул дошманның Мәскәүгә һөҗүмен кире кагуда, шулай ук 1945 елның 9 маенда башкалада Җиңү салюты чагылышында катнаша. Бу хатын-кыз кадерле Җиңүне яулап алган кешеләр арасыннан. Киләчәк буын аның истәлеген, аның мәктәп дәресләрендә биографиясен өйрәнеп, изге итеп искә алырга тиеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Демидов. 1942 елда ул фронтка алына. ПВО Мәскәү зонасының 1748 нче зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Александра Андреевна «Бик яхшы артиллерист» билгесе, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан сугышы 2 ст.» ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Александра Андреевна Педагогика институтын уңышлы тәмамлый, бөтен тормышын педагогикага бәйләп яши.
Тарих укытучысы булып эшләгәндә, яшь буынга ул тупланган фәннәрне генә биреп калмыйча, какшамас кыйммәтләргә дә өйрәткән. Район үзәгенең беренче мәктәбе директоры булып, Александра Андреевна, аның җитәкчелегендә проблемалы укыту эшенә энтузиазм белән керешкән коллективны туплаган.
Аның улы – Борис Малафеев, педагог, болай дип сөйләде: «Әнинең ике кагыйдәсе бар иде. Беренчесе: мәҗбүриләнгән шартлар кысаларыннан чыгу. Икенчесе: үз эшеңә һәм кешеләргә бөтен көчеңне бирү».
Александра Андреевна – «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Халык мәгарифе отличнигы», шулай ук ул – Алексеевск районының Мактаулы гражданины.
Истәлекле вакыйга кысаларында биредә мемориаль такта куелды һәм район үзәгендәге беренче мәктәпнең иң күренекле директорларының берсе, шулай ук тагын бер күренекле якташыбыз – Ираида Брехова истәлегенә агачлар утыртылды.