Район башлыгы Сергей Демидов Җиңү паркында һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр куйды. «Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш тәмамлану турында дөньяга хәбәр иткән Җиңү салюты залплары яңгыраганнан бирле җитмеш биш ел узды. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре мәңгелеккә Хәтер китабына кертелгән. Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя, фронтташ дусларыгыз тормыштан китә, якты хатирәләр һәм тирән югалту кайгысын хәтердә калдыра. Чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Бәхет, тынычлык, сәламәтлек, тыныч җирдә озын һәм бәхетле тормыш!», - дип мөрәҗәгать итте алексеевскилыларга район башлыгы. Шулай ук истәлекле митингта ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, район прокуроры Павел Абрамов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Радик Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары Владимир Макаров, «Инженерлык челтәрләре» директоры Николай Леденцов, «Алексеевск керамикасы» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рәмис Кәбиров катнашты.