Бүгенге хәлләр язның иң көтелгән көнен бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертә. Әмма бу кайчагында тормышка бәя биргән, Бөек Җиңү яулаган кешеләрне игътибарсыз калдыруга сәбәп түгел. Ветераннар, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, инвалидлар һәм лагерь тоткыннары барлык куркынычсызлык чараларын үтәп бүләкләр алалар. Сергей Демидов Анна Тимофеевна Гунинага һәм Михаил Петрович Константиновка бүләкләр тапшырды.
Гунина Анна Тимофеевна Татарстан АССРның Алексеевск районы Сахаровка авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш якташыбыз гаиләсен дә читтә калдырмый. Беренче булып, җиде баласын хатыны Евдокия тәрбиясендә калдырып, барысын да саклап калырга дип, әтисе Тимофей Федорович сугышка китә. Ул олкән балалары, Нюра белән Миша, эшләрләр һәм әниләренә ярдәм итәрләр дип өметләнә. Ләкин сугыш һаман көчәя бара, һәм тиздән фронтка 18 яшьлек Нюраны - Анна Тимофеевнаны да алалар. Сугыш башланырга бер көн кала ул Чистай педагогия училищесын тәмамлау турында диплом ала, бер ел гына совхозда эшләп өлгерә. 1942 елның июлендә аны фронтка чакырып алалар һәм шунда ук Чабаксар шәһәренә телеграфчыларның ике айлык курсларына җибәрәләр. Курслар тәмамланганнан соң аны Сталинград янына күчерәләр. Анна үзенең бердәнбер мәхәббәтен фронтта очрата. Алар Николай белән аерылышмаска, бергә озак һәм бәхетле яшәргә ант итәләр. Ләкин сугыш бөтенесен дә җимерә, миллионлаган язмышларны имгәтә. Элемтәче Анна Гунина Кенигсбергта Җиңү турындагы хәбәрне ала. Кызын табу һәм яраткан кешесенең эзләрен эзләүне дәвам итү өчен өйгә кайта. Ләкин Николай бу куркыныч сугышның миллионлаган солдатлары кебек хәбәрсез югала. Анна Тимофеевна кияүгә чыкмый, кызын тәрбияләп үстерә, аңа белем бирә. Үзе гомер буе "Тельман" совхозында хисапчы булып эшли. Гунина Анна Тимофеевна Бөек Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Сталинград оборонасы өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Анна Тимофеевнаның 2 оныгы, 2 оныкчыгы һәм оныкларының 2 баласы бар.
Михаил Петрович Константинов Чуаш Майнасы авылында 1927 елның 22 июнендә крестьян гаиләсендә туа. Гаилә күп балалы була, шуңа күрә барлык балалар да хезмәткә өйрәтеп үсә. Михаил Петровичның балачагы һәм яшьлеге дәһшәтле, авыр сугыш елларына туры килә. Барысына да, шул исәптән яшь Михаилга да, җиңел булмый. Аксубай районының Савруш авылында сугыш ахырында 9 еллык мәктәпне тәмамлап, хәрби очу мәктәбенә укырга керә. Яшь егеттә дошманны тар-мар итү теләге туа. Очыш мәктәбеннән соң аны Чиләбе шәһәренә эшкә җибәрәләр, анда ул сугыш бетү хәбәрен ала, әмма, ни аяныч, өйгә кайта алмый - хезмәтен дәвам итә. Михаил Константинов 7 ел тирәсе Ватан сагында була. Өенә кайткач, Михаил Петрович авылда тыныч тормышны торгызуда катнаша. Константинов М. П. педагог. Мәктәптә ул 30 елга якын эшли. "Германияне җиңгән өчен" медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Район башлыгы Сергей Демидов кадерле ветераннарга күңел күтәренкелеге, иминлек һәм нык сәламәтлек теләде.
«Җиңүнең йөз еллыгын да көтәчәкбез!» - дип ышандырды Михаил Петрович.
