Ярдәм янәшә

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

559 алексеевскилы «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары алдылар. Бу масштаблы хәйрия чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Район башлыгы Сергей Демидов район үзәгенең берничә гаиләсенә җыелмалар тапшырды, хәйрия акциясенең мөһимлеген билгеләп үтте: «Әлеге чараны тормышка ашыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Акция халык арасында игелекле фикерләр уятты. Бу эш дәвам итәчәк, димәк, ярдәмне тагын күп кенә татарстанлылар алачак».
Минаковлар гаиләсе ашамлыклар җыелмасы өчен рәхмәт белдерде: "Ярдәмегез өчен рәхмәт. Мондый ярдәм хәзер бик вакытлы һәм актуаль. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт».
Азык-төлек җыелмаларын китереп җиткерү волонтерлар һәм район депутатлары көче белән башкарыла.
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында Татарстанның барлык районнарыннан 55 мең гаилә ярдәм алачак. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк. Азык-төлек җыелмасы үз эченә ярмалар, май, консервлар, чәй, шикәр комы һәм башка беренчел продуктларны ала.
Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Алар-җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар; бер ата-ананың берсе алимент түләүдән качып йөрүче уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаилә балалары; опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр; 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар. Шулай ук әти-әниләре «үзмәшгуль» булган яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрләр булган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International