Алексеевскига Т-64 танкы китерелде

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Алексеевскига Т-64 танкы китерелде. Бу - алексеевскилыларга, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, генерал-майор Кирилл Денис улы Кулаков йөзендә, Казан югары хәрби команда училищесыннан бүләк. "Якын арада тагын өч берәмлек техника килүе көтелә. Җиңү паркында мәртәбәле урыннарны шулай ук Т-80, БМП 1 П һәм БТР 70 танкы алачак. Моннан тыш, Мәңгелек ут янында гаубица д-1 152мм һәм гаубица-пушка д-20 152 мм. урнаштырылачак”, - дип сөйләде район хәрби комиссары Владимир Макаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International