Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнар өлешен субсидияләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның 30 апреленнән эшмәкәрләргә Россия банклары тарафыннан бирелгән кредитлар буенча процентлар түләүгә субсидияләр бирүгә заявкалар кабул ителә башлау турында хәбәр итә. Бер алучыга субсидиянең иң чик күләме елына 1,5 млн сум тәшкил итә.
Программа кысаларында субсидияне түбәндәге шартларга туры килә торган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (алга таба - КУЭ субъектлары) алырга мөмкин:
Субсидия алу өчен гамәлдәге кредит шартнамәсе кирәк, Россия Федерациясе Үзәк Банкы билгеләгән төп ставка күләмендә 2020 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр чорда түләнгән процентлар түләнәчәк.
Субсидия алу өчен мөрәҗәгать итүче «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» (вәкаләтле оешма) ДКУ га түбәндәге документларны тапшыра:
Субсидия бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 апрелендәге 327 номерлы карары белән регламентлана.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й. 9.00-18.00 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе), 9.00-16.45 (җомга), төшке аш тәнәфесе 12.00-13.00, ял көннәре - шимбә, якшәмбе.
Барлык сораулар буенча 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
|
Барлык сораулар буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә:
(84341) 2-37-62 ; 8 (84341) 2-39-77