Алексеевск районында азык-төлек продуктларын һәм медикаментларны китерү буенча кайнар линияләр оештырылган. "Кайнар линия" 2-39-49 (продуктлар). Азык-төлек продуктларына шалтыратулар һәм илтеп җиткерү атна буе 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Китерү бушлай. Ә заказ өчен акчалата чаралар белән дә, банк картасы белән дә түләргә мөмкин.
Мошенниклык очракларын булдырмас өчен, илтеп җиткерүченең фамилиясен кайнар линия операторыннан ачыклауны сорыйбыз.
Өченче затларга банк картасының номерын һәм кодын хәбәр итмәскә һәм продуктлар китергәч һәм мөрәҗәгать итүчегә тапшырылгач кына түләнергә сорыйбыз! "Кайнар линия" 2-50-31 (продуктлар, медикаментлар). Шалтыратулар 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сәламәтлек телибез. Өйдә калыгыз!
***
Хөрмәтле алексеевскилылар, безнең районда, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен, кирәкле барлык чараларны кулланалар.
Вирусның Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, шулай ук чит илләрдән килгән затлардан да йоктыру юлы белән таратылуын исәпкә алып, Алексеевск районы территориясенә яңа килгән гражданнар турында кайнар линия 2-39-49 телефоны буенча мәҗбүри рәвештә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Аноним шалтыратулар да кабул ителә. Исегезгә төшерәбез, килгән гражданнар катгый режимны үтәргә тиеш. Моннан тыш, үзизоляциягә чит шәһәр кунакларын кабул итүче кешеләр дә китәргә тиеш. Күрелә торган чаралар - ул каникуллар һәм ял көннәре түгел.
Үз сәламәтлегебезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклау өчен без элемтәләрнең санын мөмкин кадәр киметергә тиешбез.