Хөрмәтле алексеевскилылар, безнең районда коронавирус йогышы таралуга юл куймау өчен барлык кирәкле чаралар кулланыла.
Вирусның Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, шулай ук чит илләрдән килгән затлардан зарарлану юлы белән таралуын исәпкә алып, Алексеевск районы территориясенә яңа кайткан гражданнар турында 2-39-49 кайнар линия телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз. Аноним шалтыратулар да кабул ителә. Исегезгә төшерәбез, кайткан гражданнар үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә тиеш. Моннан тыш, чит шәһәрләрдән килгән кунакларны кабул итүчеләр дә үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш. Күрелә торган чаралар – ул каникуллар һәм ял көннәре түгел.
Үз сәламәтлегебезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклау өчен без элемтәләрнең санын мөмкин кадәр киметергә тиешбез.