Тармак ветераннарына ярдәм

2020 елның 24 апреле, җомга

«Алексеевскводоканал» хезмәткәрләре оешма ветераннарына азык-төлек тапшырдылар

Шулай итеп, оешма җитәкчелеге үз-үзен изоляцияләү чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар эшләгән пенсионерларга ярдәм итәргә карар кылды.

«Бу катлаулы вакытта без өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар итәргә булдык, чөнки аларга хәзер үз - үзләрен аеруча сакларга, өйдән мөмкин кадәр сирәгрәк чыгарга тырышырга кирәк», - ди җитәкче Георгий Гайсин.

Барлыгы сигез якташыбызга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. Беренче булып азык-төлек җыелмасын Александр Лохин алды. Ул хезмәттәшләренә игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде:

«Онытмавыгыз өчен рәхмәт, бу безнең өчен бик мөһим. Сәламәтлек сезгә һәм үзегезне саклагыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International