Алексеевскилылар язны каршы алдылар. Ярминкә район үзәгенең Чиркәү мәйданында иртәдән үк башланган иде. Ит, бал, яшелчәләр күпләп сатылды. Масленица кунакларын коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Кышны җыр-биюләр һәм традицион күңел ачулар белән уздырдылар. Конкурсларда һәм ярышларда катнашучылар бүләкләр алды,ә күңелле скоморохлар балаларны һәм өлкәннәрне татлы ризыклар белән сыйладылар. Фольклор район коллективлары тамашачыларны үзләренең талантлары белән сөендерделәр. Күңелле спорт бәйгеләре дә халыкка туңып бетергә ирек бирмәде. Бәйрәм Май чабу карачкысын яндыру йоласы белән тәмамланды. Бәйрәм белән, дуслар! Яз җитү белән!