Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән ирекле көрәшне үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм 2019 елда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаганнары өчен бүләкләнделәр:
Билбау көрәше буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Сөләйманов Габдеҗәлил Бари улы;
Билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Закиров Илнар Альберт улы;
Билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Абрамов Алексей Михайлович;
Билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Латыйпов Тимур Рафаэль улы;
Билбау көрәше буенча 2019 елгы дөнья чемпионы Абдуллин Андрон Михайлович.
Алексеевск муниципаль районында бадминтонны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм бадминтон буенча 2019 елгы шәхси-команда беренчелегендә җиңүе өчен Алексеевск районында бадминтон буенча Россиянең беренче чемпионы Хәйретдинов Илмир Радик улы сертификат белән бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән күпьеллык намуслы хезмәте, районда ирекле көрәшне үстерүгә һәм билбау көрәше буенча 2019 елгы дөнья чемпионатында тәрбияләнүчеләренең җиңүенә зур шәхси өлеш керткәне өчен район спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча югары квалификация категорияле атказанган тренеры Сөләйманов Бари Равил улы бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм Алексеевск муниципаль районында күпьеллык намуслы хезмәте, бадминтонны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм бадминтон буенча 2019 елгы Россия беренчелегендә тәрбияләнүчесенең җиңүе өчен бадминтон буенча спорт мастерлыгына кандидат, район спорт мәктәбенең бадминтон буенча беренче квалификация категорияле тренеры Черемных Илья Алексеевич бүләкләнде.