6 декабрьдә Республика яшьләр коррупциягә каршы форумында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләренең коррупциягә каршы көрәш буенча республика конкурсына йомгак ясалды.
Алексеевск районы кызлары да, мәсәлән, Аброськина Алена, Шәйдуллина Ләйсән, Шевцова Регина, Рыжикова Олеся җиңүче булды.
Форум Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
Район үзәгендә активистлар коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре
буенча район башлыгы ярдәмчесе Анна Демидова, ФОРПОСТ отряды һәм «Синэнергия» яшьләр үзәге белән берлектә "Без коррупциягә каршы"дигән чара уздырдылар. Яшь активистлар үтеп баручыларга мәгълүмати материаллар тараттылар һәм алар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Акция Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.