Ярышлар 7 декабрьдә Спартакиада кысаларында район предприятиеләре һәм оешмалары арасында 1 нче спорт комплексында үтте.
Ял көнендә әти-әниләр һәм балалар бергә ГТО нормативларын үтәделәр һәм күңелле спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Гаилә командаларына сикергеч белән сикерергә, винтовкадан атарга, озынлыкка сикерергә, сыгылмалылыкка норматив тапшырырга, зур алка һәм туп белән эстафетада йөгерергә кирәк иде. Бу ярышларда һәр гаилә әгъзасының нәтиҗәләре исәпкә алынды
- Безнең өчен бу вакытны бергә үткәрү өчен яхшы мөмкинлек, - ди Зур Полянкадан Марина Люлина. - Ни кызганыч, эш аркасында гаилә ялына һәм спорт белән шөгыльләнүгә вакыт аз кала. Шуңа күрә ирем Андрей, улым Никита һәм кызларыбыз Настя һәм Даша белән әлеге спорт бәйрәмендә бик теләп катнаштык.
Ә менә «Алексеевскдорстрой»дан ярышларда җиңеп чыккан Ризвановлар гаиләсе өчен спорт тормышларының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Шуңа да, җиңүчеләр билгеләп үткәнчә, алар яхшы нәтиҗә күрсәтә алдылар.
- Буш вакытыбызны гаилә белән спортка бирергә тырышабыз, - ди гаилә башлыгы Илнар Ризванов. - Чаңгы, футбол, баскетбол уйныйбыз. Барысы да аз-азлап, чөнки хәрәкәт - тормыш ул!
Мин мәктәптә спорт, баскетбол белән шөгыльләндем, хәзер дә үземне формада тотуымны дәвам иттерәм, - ди Ләйсән. - Улым Ислам бадминтон белән мавыга. Безнең белән кечерәк балаларыбыз Сәет белән Алинә дә килде. Безгә ярышлар бик ошады! Тизрәк чаңгыга басар өчен хәзер түземсезлек белән кар явуын көтәбез.
Барлык сынау нәтиҗәләре буенча беренче мәктәптән Артемьевлар гаиләсе - 2 нче урынны, ә өченче урынны бистәнең Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәбе вәкилләре – Сафоновлар гаиләсе алды.
Һәр команда татлы бүләк белән китте, ә призерлар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм тортлар белән бүләкләнде.