"Раштуага шатлык бүләк ит" акциясе старт алды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Хәйрия акциясе 1 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уза.
Аны оештыручы - изге Алексий мәхәлләсе.  Теләге булган бөтен кеше гыйбадәтханәгә тәм-том, мәктәп кирәк-яраклары, җылы әйберләр һәм оекбашлар, шулай ук акча китерә алалар. Бүләкләргә дога кылырга мөмкин булсын өчен  якыннарыгызның исемнәре язылган язмалар куярга була.
Моннан тыш, хәйрия ярминкәсендә һәркем катнаша ала. Әгәр Сез иҗади кеше һәм үз кулларыгыз белән эшләнмәләр ясарга яратасыз икән - ул чакта сез иҗатыгыз белән уртаклаша, кешеләргә шатлык һәм файда китерә аласыз! Уенчыклар, чыршы бизәгечләр, бижутерия, кулдан эшләнгән сабын, шәмнәр, картиналар, открыткалар, бәйләгән әйберләр, интерьер предметлары һәм төрле техникаларда  башкарылган әйберләру, өйдлә пешерелгән камыр ашлары һәм  тәм-томнар. Без сезнең  теләсә нинди  эшләнмәләрегезгә һәм ярдәмегезгә шатбыз!»
Быел ярминкәдә җыелган акчалар якшәмбе мәктәбен ремонтлауга, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә Раштуа бүләкләренә тотылачак.
Үз эшләнмәләрегезне 1 гыйнварга кадәр чиркәү лавкасына китерә аласыз.
Элемтә өчен телефо: 89274024985-сәркатип Галина.
Хәйрия ярминкәсе 2020 елның 6 гыйнварында, Раштуа төнендә, Воскресение чиркәвендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International