“Халык контроле”
Алексеевск районы җәмәгатьчелеге, “Халык контроле"нә мөрәҗәгать итеп, контрафакт хәмергә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.
Халык контроле - гражданнарның һәм иҗтимагый оешмаларның вазыйфаи затларның да, эшмәкәрләрдән дә хокуксыз гамәлләр кылуларын булдырмауга юнәлдерелгән эшчәнлеге ул. Әмма бу җәмәгать эше генә түгел, моның белән акча эшләргә дә була, күп кенә татарстанлылар шулай эшли дә. Ә без алексеевскилыларның да мондый мөмкинлеге булуын искә төшерәбез. Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар линия" телефоны - 8(843) 278-92-79 эшли. Мондый хәбәрләр өчен «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталы сайтында да аерым өстәмә бит бар.
Мәгълүмат расланган очракта, 100 һәм аннан да күбрәк литр фальсификат тартып алынса һәм җинаять эше кузгатылса, мөрәҗәгать итүче - 3 мең сум, 10-100 литр суррогат тартып алынса, 2 мең сум һәм тартып алынган суррогат 10 литр һәм аннан азрак булса, 1 мең сум акча алачак.