Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзаларының вафат булган пенсионер туганнарының пенсияләрен хокуксыз алу очраклары ачыкланды. Мондый хәлләргә юл куймас һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кредит оешмалары аша пенсия алучыларны ашыгыч төстә актуальләштерү турында карар кабул итте.
Игътибар! 2019 елның декабрь ае дәвамында Пенсия фондының территориталь органнары хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм пенсияләрне артык түләүне булдырмау максаты белән әлеге пенсияне алучыларның өйләренә барачаклар.
Игътибарыгызны шуңа да юнәлтәбез: барлык хезмәткәрләр Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиешләр.
Исегезгә төшерәбез, пенсионер вафат булган очракта аның туганнары әгәр гражданин агымдагы айның акчасын алганчы үлгән булса гына ала алалар.