Компенсация түләүләрен билгеләү тәртибе турында
80 яшькә җиткән, сәламәтлекләре буенча
эшли, үз-үзләрен карый һәм тормышны алып бара алмаучы гражданнар
чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Мондый ярдәм өчен
Россия Пенсия фонды ай саен караучы кешегә компенсация түләүләрен билгели.
Айлык компенсация түләве
эшкә сәләтле кеше 14 яшьтән яшьрәк булмаган,
пенсия яки эшсезлек буенча пособие алмаучы, даими рәвештә
Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, 80 яшькә җиткән кеше белән бергә яшәү-яшәмәвенә, ул аның гаилә әгъзасымы, юкмы икәненә бәйсез рәвештә билгеләнергә мөмкин.
Компенсация түләү күләме 1200 сум тәшкил итә.
Компенсация түләү
80 яшьтән өлкәнрәк кешегә билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла.
Компенсация түләве Россия Федерациясе Пенсия фонды органына аны билгеләү турында гариза язылган айдан билгеләнә.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, әгәр сезне
хезмәткә сәләтле эшләмәүче граждан караса, сезгә һәм караучы кешегә
пенсия алу урынындагы 1200 сум күләмендә айлык компенсация түләвен билгеләтү өчен РПФ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез..
Компенсация түләүләрен билгеләү өчен түбәндәге документларны китерергә кирәк:
- үзегезнең һәм караучы кешенең паспортларын;
- караучы кешенең, әгәр ул уку йортында көндез укыса, укуы турында белешмә;
Моннан тыш, караучы кешегә эшкә сәләтсез гражданнарны караган чорларның иминият стажына язылуына да игътибар итәргә кирәк.
Шул ук вакытта һәр тулы
календарь ел өчен 1,8 шәхси
пенсия коэффициентлары билгеләнә, бу аның пенсия хокукларын формалаштыруга уңай йогынты ясаячак.