Татарстан Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай "кайнар линия" үткәрә.
3 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, Халыкара инвалидлар көненә туры китереп,
пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай "кайнар линия" үткәрә.
Бу көнне иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр бөтен республика буенча бушлай 8- 800-100-26-27 "кайнар линия" телефоны эшләячәк .
Төбәк бүлекчәсе белгечләре айлык акчалата түләүләргә, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерүгә, хезмәткә сәләтсез гражданнарны, инвалид балаларны һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларны карауга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге телефоны 279-27-27 номеры буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш,
дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр, җомга көнне 9 дан кичке 5 нче яртыга кадәр эшләячәк, төшке ашка тәнәфес - 12 дән 12 тулырга 15 минутка кадәр