Валерия Изотова "Бозда һәм суда уяу бул!"дип исемләнгән республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңү яулады. Бәйге мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм республика мәктәпләре укучылары арасында узды. Бүләкләү тантанасы Казанда булды. Конкурста катнашу өчен 700 гә якын яшь рәссамның иҗат эше килде. Валериянең җиңүе жюри әгъзаларының ул ясаган рәсемне югары бәяләүләре белән кыйммәтле дә. Җиңүчене котлыйбыз!