“Алтын көз-2019” Россия агросәнәгать комплексының 21 нче мәйданчыгында журналистларның “Минем җирем – Россия” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга сәламләү сүзе белән авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Юрий Косован мөрәҗәгать итте. Тантанада шулай ук ТРоссия телевидениесе академиясе әгъзасы Эрнест Мацкявичюс та катнашты.
Эрнест Мацкявичюс үз чыгышында һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен һәм быел журналист проектларының җентекле эшләнүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, ил икътисадында һәм социаль өлкәдә авыл хуҗалыгы ролен арттыру белән авылга мәгълүмати ярдәм күрсәтүнең әһәмияте дә арта бара – традицион гына түгел, ә яңа медиа да аның үсеше һәм казанышларына игътибар җәлеп итәргә тиеш.
Быел Россиянең 80 төбәгеннән конкурска 1147 журналист проекты керде, алар арасыннан һөнәри жюри алты номинациядә иң яхшыларын сайлап алды. Авылның актуаль проблемаларына һәм авыл яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган «Минем кече ватаным» номинациясендә Түбән Новгород өлкәсеннән Антон Пермяков үзенең Instagram-rus блогы белән беренче урынны алды.ул авыл хуҗалыгында яңа технологияләр һәм инновацияләр турында сөйли торган agriculture, шулай ук авыл тормышы һәм алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе белән уртаклаша. Быел конкурска беренче тапкыр журналист проектлары гына түгел, ә блогерлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар эшләре дә кабул ителде.
Новосибирск өлкәсеннән Андрей Шапран «Авыл территорияләренең мәдәни-тарихи һәм табигый потенциалын саклап калу» номинациясендә «Ерактагы җирләр: Камчатка буйлап боланнар артынннан” һәм «Хәтерне торгызу: Салтыков Щедринның яраткан авылы» фотопроектлары белән беренче булды. «Фермерлык һәм кооперация – АПКны тотрыклы үстерүнең киләчәге» һәм «Авыл гаиләсенең заманча йөзе» номинацияләрендә Краснодар краеннан Татьяна Ивлева һәм Иркутск өлкәсеннән Анна Виговская җиңү яулады. Барлык алты номинация буенча да җиңүчеләр һәм призерларның тулы исемлеге http://konkurs.agromedia.ru сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын алтынчы ел рәттән уздыра. Конкурсның төп максаты – хезмәтләре Россия авылының уңай образын формалаштыруга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән журналистларны, блогерларны һәм авторлар коллективларын бүләкләү.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте