Электрон тавыш бирү комплекслары (КЭГ) дүрт сайлау участогында: район мәдәният йортында, 1нче һәм 3нче мәктәпләрдә, шулай ук аграр көллияттә урнаштырылган.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов сөйләвенчә, КЭГ ярдәмендә тавышларны санау вакыты кыскара:
- Сайлаулар тәмамланганнан соң хисап комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләре белән автоматлаштырылган беркетмә ала. Бу комиссия эшен шактый җиңеләйтә һәм тавышларны санау вакытын киметә. Аларга участокка килгән тавышлар санын чагыштырасы гына кала. Шуннан соң беркетмә территориаль сайлау комиссиясенә җибәрелә. Мондый система беренче ел гына эшләми инде, ләкин шуңа да карамастан, сайлау участокларында волонтерлар эшли, алар сайлаучыларга яңа технологияләрне аңлатырга тырышалар