Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Авыр булды, ләкин өлгердек!
2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Яңа 2012/13 уку елына белем бирү учреждениеләренең әзерлеген традицион кабул итү төгәлләнде, ул күпчелек мәктәпләр һәм балалар бакчаларының әзер икәнлеген күрсәтте.
Моңа учреждение коллективларының киеренке эше, укучыларның ата-аналарының ярдәме, район предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләрнең химаячелек ярдәме булышты. Күп кенә мәктәпләрдә мәктәпне тәмамлаучыларның аттестат алыр алдыннан сыйныф бүлмәләрен ремонтлаулары традициягә әйләнде. Шулай итеп, бөтен җирдә тәртип. Шунысы күңелле, директорлар шушы гадәти булмаган эштә яңадан үзләренең оештыру сәләтләрен, ә коллективлар бердәм һәм тиз эшли алуларын күрсәттеләр. Мәктәпләр алган югары баллар педагоглар өчен моннан соң да эшләү һәм үсү өчен стимул булсын.
Районда белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау Программасы кысаларында Биләр, Юеш Көрнәле, Шәмә урта мәктәпләре капиталь ремонтлана. 4нче Алексеевск башлангыч мәктәп-балалар бакчасында мәктәпкәчә балалар өчен өстәмә төркем ачыла.
Федераль һәм республика акчасына мәгарифкә яңалык кертү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында мәктәпләргә компьютерлар, укыту-лаборатория, спорт, медицина җиһазлары кайтты. Уку процессын уңышлы оештыру өчен дәреслекләр һәм методик әдәбият сатып алынды. Август азагында 600 мең сумнан күбрәк бәягә мәктәпләрнең база ашханәләре өчен суыту һәм технологик җиһазлар кайтачак. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективларының ремонт өчен 2,5 млн. сумнан күбрәк бюджеттан тыш акчаны җәлеп итүләрен билгеләп үтү сөендерә.
Юеш Көрнәле, Биләр, Левашево, Сахаровка урта, 4нче Алексеевск башлангыч мәктәп-балалар бакчасын ремонтлауда укучыларның ата-аналары зур ярдәм күрсәттеләр. Химаячеләр – «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Эдем»ЧҖҖ, «Бетар»ЧҖҖ, Биләр урман хуҗалыгы, «Агроснаб» предприятиеләре, «Родина» колхозы гаять зур булышлык күрсәттеләр. Шәхси эшмәкәрләр И. Латыйпов, И. Гомәров, М. Хәлиуллин, А. Калинин, Р. Әхмәтҗанов, И. Сөниев, К. Хамматвәлиев һәм күп кенә башкалар да битараф калмыйча, ярдәм иттеләр.
Кабул итү көнендә комиссия 25 мәктәпнең 23ен (Биләр Һәм Юеш Көрнәле урта мәктәпләрендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә), барлык мәктәпкәчә учреждениеләрен (аларның 10ысы янгын сигнализациясе автоматикасы кую шарты белән кабул ителде), барлык балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзер дип тапты.
Ә хәзер традицион район смотр-конкурсында җиңүчеләр турында. Беренче урын Зур Полянка урта мәктәбенә (җитәкчесе Н. Борисова), «Әтәчкәй» Алексеевск балалар бакчасына (җитәкчесе Л. Матвеева), «Йолдыз» Кыр Шунталысы балалар бакчасына (җитәкчесе Ф. Миндубаева); икенче урын–Ромодан урта мәктәбенә (җитәкчесе Е. Баршис), 4нче Алексеевск башлангыч мәктәп-балалар бакчасына (җитәкчесе Г. Сөнгатуллина), «Салават күпере» Зур Полянка балалар бакчасына (җитәкчесе М. Ермолаева); өченче урын Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбенә (җитәкчесе О. Фомин), «Куянкай» Алексеевск балалар бакчасына (җитәкчесе И. Ширыбырова), «Ләйсән» Урта Тигәнәле балалар бакчасына (җитәкчесе И. Әхмәтҗанова) бирелде. Күп кенә коллективларга югары нәтиҗәләре һәм зур күләмле эшләр башкарганнары өчен мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Оешма, предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, ата-аналарга, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүгә хәлләреннән килгәнчә өлеш керткән бөтен кешегә рәхмәт әйтәбез. Әлбәттә инде, җитәкчеләргә, педагогларга, мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә дә рәхмәт, алар барлык кыенлыкларга да карамастан, әйбәт нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанлыларга 2026 елда пенсия тупланмаларын алу тәртибен аңлаттылар
Пенсия тупланмалары булган Татарстан Республикасында яшәүчеләр 2026 елда үз акчаларын өч форматның берсендә алырга мөмкин: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, вакытлыча түләү яисә бер тапкыр бирелә торган.
19
май, 2026 ел
Алексеевскида 20 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 ка югарырак, бу чорда максималь һава температурасы +26дан +33кә кадәр булачак.
Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособиеләр түләүгә 24,2 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яшь ярымга кадәрге балаларны карауга 24,2 миллион сумнан артык акча күчергән.
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз