Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Лебедино экологлары
2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Татьяна Типясева Лебедино мәктәбендә егерме җиде ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тәҗрибәле, актив һәм инициативалы, педагогик осталыгын даими камилләштерүче, барлык яңалык белән кызыксынучан укытучы итеп күрсәтте.
Үз эшендә педагог дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Күп еллар буена Татьяна Петровна үз тарихы булган “Яшь эколог” түгәрәгенә җитәкчелек итә. Иң элек түгәрәк “Яшь орнитолог” дип аталган һәм аның максаты безнең төбәк кошларын өйрәнү була. Укучылар үз күзәтүләрен педагоглары җитәкчелегендә каен урманында алып барганнар. Экскурсияләр вакытында балалар урманның чүпле, пычратылган булуын күрәләр һәм ак кәүсәле, зифа каеннарның өлкәннәр тарафыннан рәхимсез рәвештә киселүләрен күреп йөрәкләре әрни. Кечкенә урманны күңел ачарга килгән яшьләр дә пычрата.
Өлкәннәрнең табигатькә карата битараф, җимергеч мөнәсәбәте укытучыны да, аның укучыларын да уйланырга мәҗбүр итә. Һәм аларның инициативасы, педсовет карары белән экология түгәрәге булдырырга карар кылалар. Шул рәвешле, 2000 елда ”орнитологлар” “яшь экологлар”га әйләнә. Түгәрәккә йөрүчеләр җирле экологик проблемаларны ачыклап, үз алларына аларны бетерү өчен хәлдән килгәнчә эш җәелдерү максатын куялар.
Быел түгәрәккә 12 ел тула. Төп эшчәнлеге булып элеккечә үк төрле юнәлешләрдә алып барыла торган табигатьне саклау вазыйфасы кала, ул табигый мохитне саклау һәм яхшыртуны (чүп-чар белән көрәшү, кошларга җим кую, сыерчык оялары ясау, кырмыска ояларын киртәләү, агач утырту һ.б.лар) халыкны экологик агартуны үз эченә ала.
Безнең кул белән утыртылган уникаль каен урманын саклап калу өчен педагог белән балалар җирлек башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Урманны шефлыкка алдылар. Экологик сукмак салдылар, тикшеренү эшләрен дәвам иттерделәр.
Татьяна Петровна җитәкчелегендә укучылар күп тапкырлар республика экологик конференцияләре һәм конкурсларында бүләкләнделәр. Соңгы биш ел эчендә генә дә алар ике тапкыр “Практикада табигатьне саклау эшчәнлеге “номинациясендә ”Подрост” республика бәйгесендә ике тапкыр җиңделәр, натуралистик һәм экологик түгәрәкләрнең республика смотрында уңышлы чыгыш ясадылар, ”Мин–Россия гражданы” 9 нчы Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Татьяна Петровна үзе дә күп тапкырлар һөнәри бәйгеләрдә –балаларга өстәмә белем бирү авторлык белем бирү программалары, экология һәм биология буенча методик эшләнмәләр (3 урын) республика конкурсында, “Иң яхшы инновацион идеягә”(3урын) методик эшләнмәләр һәм ярдәмлекләр район конкурсларында җиңде. Иң соңгы казанышы–“2012 ел укытучысы” конкурсы лауреаты.
Яңа уку елы алдыннан Татьяна Типясева һәм аның укучыларына туган якның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру кебек гаять игелекле эштә зур уңышлар телим.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Кыйммәтле милекне артык түләмичә сатып алуның яңа ысулы
2024 елда Татарстан Республикасында ачылган банкротлар милкен сату буенча пилот проекты, «Банкротлар милке витринасы» (ВИБ) сервисы актив рәвештә киңәюен дәвам итә.
Алексеевскида 11 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава.
9
июнь, 2026 ел
Алексеевскида этләрне бушлай стерилизацияли башлаячаклар
Этләрне стерильләштерү күзәтүчесез хайваннар санын киметергә ярдәм итәчәк
Алексеевскида 10 июньгә һава торышы
Алмашынучан болытлы һава
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз