Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Киләчәккә карап
2012 елның 21 августы, сишәмбе
Биләр табиблык амбулаториясе–авыл җирендә район һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге тырышлыгы аркасында республикада саклап калырга мөмкин булган иң азларның берсе.
Биш ел элек участок хастаханәсендә капиталь ремонт ясалган иде. Анда белгечләр өчен кабинетлар, шул исәптән стоматология кабинеты, үз лабораторияләре, “Ашыгыч ярдәм” медицина станциясе филиалы, ЭКГ, УЗИ кабинетлары, фельдшерлык хезмәте, рентген аппараты белән генә түгел, ә бәлки флюорография һәм хәтта теш системасы сурәтләрен ясау мөмкинлеге биргән рентген-денталь аппаратлары белән җиһазланган кабинет та бар. Стационар авырулар, көндез дәвалану өчен палаталар, хәтта интенсив терапия палатасы бар. Кыскасы, үз дәрәҗәсе буенча ул шәһәр хастаханәсен хәтерләтә. Шартлар яхшы, әмма барлык бу плюсларга да карамастан, биредә ел буена участок табиблары булмау проблемасы кискен торды. Һәм, ниһаять, авылда эшләргә теләгән яшь табибларга булышу федераль программасы старт алды, һәм Биләрдә хәл тамырдан үзгәрде: 1 августтан берьюлы 3 табиб-терапевт: Екатерина Шигельчева һәм бертөрле фамилияле Елена һәм Марсель Абдуллиннар эшкә кереште.
Авыл җирләрендә кадрлар җитешмәү мәсьәләсе безнең район өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Татарстан өчен дә актуаль, өстәвенә эчкәрегә кергән саен бу проблема әһәмиятлерәк темага әйләнә бара. “Земство табибы” федераль проекты кысаларында 2012 елдан 5 елга килешү төзегән шартларда авылда эшләргә әзер яшь медикларга торак һәм башка көнкүреш ихтыяҗлары сатып алуга 1 миллион сум акча бирелә, 100 мең сум республика да өсти. Ә әлегә яшь белгечләребез җирле хастаханә территориясендә урнашкан кунакханә номерларында бушлай яшиләр.
Хәзер Биләр табиблык амбулаториясенә көн саен 40ка якын пациент килә. Урыннарда эшләүдән тыш, яшь белгечләргә көтелмәгән күрсәткечләр буенча, олы яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен авылларга барырга, диспансер авырулары белән эшләргә туры килә. Участокта аларның һәркайсына 1300дән алып 1700гә кадәр өлкән кеше һәм бала туры килә. “Без үзебезгә нинди зур җаваплылык төшүен бик яхшы аңлыйбыз,–ди Екатерина Ромиловна.–Әлегә безнең, ни кызганыч, практик тәҗрибәбез юк, шуңа күрә бу көннәрдә вузда анатомиядән алып фармакологиягә кадәр алган белемебез бик тә ярап куйды. Кәефебез әйбәт, сугышчан, әлегә авырулар безгә бераз шикләнеп карасалар да, безне әйбәт каршыладылар. Иң мөһиме–кешеләрнең безгә ышануы һәм бер-беребезне хөрмәт итүебез”.
“Бирегә килер алдыннан мин бөтен күрше районнарда булып чыктым. Биләр хастаханәсе миндә шунда ук әйбәт тәэсир калдырды. Авылда эшләү өчен шундый шартлар тудырылуын һич тә көтмәгән идем,–дип үзенең фикере белән уртаклаша Марсель Рифкат улы.–Үз участогымны яхшырак белү өчен бу көннәрдә якын-тирә һәм кайбер ерак авылларны йөреп чыктым. Биләрнең үзен дә җентекләп өйрәндем. Авылда шугалак, спорт комплексы, волейбол мәйданчыгы булу шатландыра, велосипедлар прокаты эшли, мәктәп территориясендә спорт снарядлары һәм турниклар бар. Шулай булгач, кичләрен ямансулап утырырга туры килмәячәк. Моннан тыш, ике тапкыр Изге чишмәдә булдым, ә менә музей-тыюлыкка барырга өлгермәдем әле. Ләкин безнең барысы да алда, әгәр бу урыннар күңелемә хуш килсә, бәлки, монда бөтенләйгә дә калырмын”.
“Туган ягыма кайтырмын дип башыма да китермәгән идем, планнарым бөтенләй башка–медицина линиясе буенча уку иде теләгем. Шуңа күрә бу биш ел миңа тәҗрибә тупларга булышачак, киләчәк язмышым шуңа бәйле булачак,–дип сөйли Шәмә кызы Елена Евгеньевна.–Ә болай Биләр амбулаториясен башка авыл дәвалау учреждениеләренә җиһазланыш, диагностика ягыннан да, дару препаратлары белән тәэмин ителү ягыннан да үрнәк итеп куярга мөмкин. Биредә коллектив та бик әйбәт. Мин бирегә эләгүемә шатмын”.
“Участок табибларыбыз турындагы фикерләр бик әйбәт, пациентлар алардан бик канәгать,–дип тәмамлый әңгәмәбезне баш табиб Ирек Камил улы Хөснетдинов. – Ләкин сер түгел, диагнозның төгәл куелуы һәм дәвалау күбесенчә табибка гына түгел, ә бәлки авыруны диагностик тикшерүләргә дә бәйле. Ә УЗИ кабинетында аппаратура ультратавышлы диагност булмау аркасында тик тора. Шуңа күрә киләчәктә яшь белгечләребезнең берсен медицинадагы шушы юнәлеш буенча укытырга ниятлибез. Әлбәттә инде, яшьләребез безне биш елдан, программа тәмамланганнан соң ташлап китмәсләр, ә биредә, авылда калырлар һәм гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торырлар, дип өметләнәбез”.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанлыларга 2026 елда пенсия тупланмаларын алу тәртибен аңлаттылар
Пенсия тупланмалары булган Татарстан Республикасында яшәүчеләр 2026 елда үз акчаларын өч форматның берсендә алырга мөмкин: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, вакытлыча түләү яисә бер тапкыр бирелә торган.
19
май, 2026 ел
Алексеевскида 20 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11 ка югарырак, бу чорда максималь һава температурасы +26дан +33кә кадәр булачак.
Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособиеләр түләүгә 24,2 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яшь ярымга кадәрге балаларны карауга 24,2 миллион сумнан артык акча күчергән.
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз