Мактаулы якташыбызның туган көне

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 4 июнендә  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Н.П.Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина, район ветераннар советы рәисе Е.С.Макарихина тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Кызыл Чишмә авылы кешесе Яруллин Җәүдәт Габделхәй улын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа   РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Яруллин Җәүдәт Габделхәй улы ТАССРның Алексеевск  районы,  Кызыл Чишмә авылында ишле гаиләдә туып үсә. Фабрика-заводка өйрәтү мәктәбендә  укый. Сугыш елларында урман кисүдә эшли.

Җәүдәт Габделхәй улы озак еллар  Алексеевск районының  Бутлеров исемендәге совхозында машина йөртүче булып эшли.  Аннары терлекчелек фермасы мөдире итеп билгеләнә. Хатыны белән  өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда Яруллиннар гаиләсе Казан шәһәренә күчеп китә.  Олы яшьтә булуына да карамастан, Җәүдәт Габделхәй улы һәр елны дача сезонына туган авылына кайта. Татар халкының һәм мөселман диненең бөтен йолаларын тота. Хәзер аның  6 оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International